Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кемерово шәһәрендә «Татар халкы традицияләре дөньясы» дип аталган очрашу узган
Кемерово шәһәре китапханәсендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Татар традицияләре дөньясы» дип аталган чара узган. Бу хакта Кемерово өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Чарада катнашкан мәктәп укучылары татар халкының язгы бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре белән танышкан. Очрашуның кунагы – «Дуслык» татар ансамбле солисты Светлана Хмельницкая татар милли киемнәре һәм аларның үзенчәлекләре турында сөйләгән. Балалар барысы бергә күмәк уеннарда катнашкан һәм татар телендә җырлар башкарган.
Мондый очрашулар безгә бер-беребезне яхшырак аңларга, төрле халыкларның традицияләрен хөрмәт итәргә һәм үзара дуслыкны ныгытырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз