Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кемерово Сабан туе губернатор призына ат чабышлары белән башланды
Кемерово Сабан туе программасы кысаларында традицион ат чабышлары башланды. Ат спорты ярышлары өлкәнең Кабаново авылында уза.
Ат чабышлары Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев призына үткәрелә.
Яңгыр сибәләп торуга карамастан, чабышлар мәйданында халык күп. Бәйрәмгә килүчеләр өчен сәүдә рәтләре эшли, халык һөнәрчелеге товарларыннан күргәзмә-ярминкә оештырылган. Спорт ярышлары концерт номерлары белән аралаштырылып алып барыла.
Оештыручылар ат чабышлары кысаларында сабантуйның традицион уеннарын гына түгел, гастрономия фестивале, эшләпә күргәзмәсе һәм аукционын да вәгъдә итәләр.
- Кемеровода быел XXIII Федераль сабантуй һәм III Шахтерлар сабантуе берләштерелеп үткәрелә.
- Бүген Кемерово филармониясендә Татарстан сәнгать әһелләре концерты үтәчәк.
- Иртәгә Кемеровоның Мәскәү мәйданында сабантуй була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз