news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемерово сәүдә үзәгендә сигнализация кулдан идарә итү режимында эшләгән

Янгын турындагы сигнал каравылчы пультына килгән, шул ук вакытта автомат янгын сүндерү системалары эшләмәгән.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә сигнализация кулдан идарә итү режимында эшләгән. Бу хакта «Российская газета» РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспектор Ринат Еникеевка сылтама ясап хәбәр итә.

Янгын турындагы сигнал каравылчы пультына килгән, шул ук вакытта автомат янгын сүндерү системалары эшләмәгән, диде Ринат Еникеев.

«Әгәр сигнализация автомат режимга көйләнсә, төтенне юк итү системалары эшли башлар, лифтлар беренче катка төшәр, эвакуацион чыгу ишекләре ачылган булыр иде», - диде инспектор.

Каравылчы янгын турында хәбәр килү белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратмаган, диде ул.

Янгын чыгу турында башка кеше сигнал биргән, инспектор аның исемен атамады.

Сигнализацияне кулдан идарә итү режимына күчерүнең сәбәбе система эшендәге төзексезлек булырга мөмкин.

25 март көнне Кемерово сәүдә үзәгендә чыккан янгында 64 кешенең гомере өзелде, шуларның 41е – балалар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100