Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә VI Халыкара шахтерлар Сабан туе узган
Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә VI Халыкара шахтерлар Сабан туе узган. Масштаблы бәйрәм Президент Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Шәһәрнең Зенковский паркы бер көнгә дуслык, мәдәни аралашу һәм милли традицияләр мәйданына әйләнде, дип хәбәр итте Кемерово өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе.
«Безнең шахтерлар Сабан туе күпмилләтле төбәгебез иминлеге өчен яшәүче һәм хезмәт куючы 135 халыкның бердәмлек, үзара ихтирам һәм дуслык символына әйләнде. Бу елны Президентыбыз Владимир Владимирович Путин Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итте. Шуңа күрә дә быел бәйрәм аерым атмосферада уза. Анда 27 меңнән артык кеше катнашты. Нәкъ менә шундый вакыйгалар аша без Кемерово өлкәсендә төрле мәдәниятләрнең үзара тыныч яшәп кенә калмыйча, бер-берсен баетуын һәм җәмгыятебез нигезен ныгытуын күрсәтәбез», — дип билгеләп үтте Кемерово өлкәсе губернаторы Илья Середюк.
Бәйрәм Дан монументына чәчәкләр салудан башланган. Аннары хәрәкәтне, бердәмлекне һәм халыкларның уртак көчен символлаштыручы «Алга» милләтара җиңел атлетика йөгереше старт алган.
Кемерово өлкәсе халыкларының милли ишегаллары төбәк халкының мәдәнияте, көнкүреше һәм традицияләре белән таныштырган. «Осталар шәһәре» мәйданчыгында җирле осталарның декоратив-гамәли иҗат эшләре тәкъдим ителгән.
Бәйрәм «Сабан туе. Бердәмлек традицияләре» масштаблы концерт программасы белән тәмамланган. Төп сәхнәдә Татарстан Республикасыннан «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Златница» казак җыры ансамбле, «Себер калейдоскобы» губернатор бию театры, «Скоморохи» фольклор ансамбле, «Сибирские выкрутасы», «Сибиряночка» һәм «Узоры» халык бию ансамбльләре, шулай ук И.Д.Кобзон исемендәге Кемерово өлкәсе мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары чыгыш ясаган. Сабан туенда барлыгы 30 иҗат коллективы — 500дән артык артист катнашкан.
Милли традицияләрнең байлыгын күрсәтүче тематик фестивальләр һәм конкурслар бәйрәмгә аерым ямь өстәгән. Сабан туе кысаларында беренче тапкыр «Милли яулык фестивале» узган. Икенче ел рәттән уздырылган «Түбәтәй конкурсы» да тамашачыларда зур кызыксыну уяткан. Шулай ук программада традицион көрәш ярышлары һәм ат спорты шоуы үткәрелгән.
Бәйрәм кунаклары өчен традицион декоратив-гамәли иҗат төрләре буенча мастер-класслар, шулай ук зурлар һәм балалар өчен халык уеннары оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз