news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә «Кышкы Сабантуй» узды

19 мартта Прокопьевск шәһәренең Зенков паркында «Кышкы Сабантуй-2023» дип аталган спорт һәм язгы уеннар бәйрәме узды. Аны инде алтынчы тапкыр җирле татар милли автономиясе «Ясная Поляна» мәдәният сараеның «Яшьлек» татар мәдәнияте үзәге белән берлектә оештыра. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.

Бәйрәмгә Прокопьевск, Кемерово, Новокузнецк һәм Ленинск-Кузнецкийдан кунаклар җыелды. Чараны Прокопьевск шәһәр Халык депутатлары советы рәисе Зәбирә Вальшина, татарларның Прокопьевск шәһәрендәге җирле милли мәдәни автономиясе идарәсе рәисе Наил Хисмәтуллин һәм Халык депутатларының шәһәр советы депутаты, Татарстан Милли шурасы әгъзасы Мәүлиха Хөснуллина башлап җибәрде.

Рәсми аралашу мәдәни программа, милли уеннар һәм саф һавада спорт ярышлары белән алышынды. Халык бәйрәмен оештыруда «Ясная Поляна» мәдәният сараеның иҗади коллективы актив катнашты. Кузбассның төрле шәһәрләреннән иҗат коллективлары кызыклы номерлар тәкъдим итте. «Ләйсән» татар фольклор ансамбле чыгышы программаның төп тамашасы булды.

Бәйрәм чарасы төп мәйданчыкта гына бармады. Зенковский паркы стадионы йон итекләрдә хоккей һәм футбол сөючеләрне берләштерде. Олылар да, балалар да турникта күтәрелде, боҗрага туп ыргытты, гер күтәрде. Ә аркан тартуда Прокопьевск җыелма командасы бәйрәм кунаклары командасы белән көрәштә 2:0 исәбе белән җиңү яулады.

Чараны оештыручылар һәм кунаклар сүзләренчә, бәйрәм күңелле һәм мавыктыргыч үтте, барлык катнашучыларда да бик күп уңай эмоцияләр калдырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100