news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемерово өлкәсенең элеккеге губернаторы Аман Тулеев вафат

Кемерово өлкәсенең элеккеге губернаторы Аман Тулеев 79 яшендә вафат булды, дип хәбәр итте төбәкнең хәзерге башлыгы Сергей Цивилев. Бу хакта РИА Новости яза.

«1997 елдан 2018 елга кадәр Кемерово өлкәсе губернаторы булган Аман Гумирович Тулеев вафат булды. Ул гомерен Кузбасска һәм Россиягә хезмәт итүгә багышлады», - дип яза Цивилев үзенең Telegram-каналында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100