news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемерово өлкәсенең 3 мәктәбендә шор теле дәрес буларак укытылачак

90 еллар азагыннан бирле шор теле мәктәпләрдә дәрес буларак укытылмаган.

Кемерово өлкәсенең 3 мәктәбендә шор теле дәрес буларак укытылачак
шория.рус

Кемерово өлкәсенең 3 мәктәбендә шор теле расписаниеләрдәге дәрес буларак укытыла. 2022 елга кадәр шор теле шор телен өйрәнү үзәкләрендә һәм дәрестән тыш кына укытылган. Быел барлыгы 613 укучы шор телен өйрәнә алачак диде педагогика фәннәре кандидаты, Кемерово дәүләт университетының Себер халыклары телләре һәм мәдәнияте Үзәге җитәкчесе Елена Чайковская.

«Өч мәктәптә шор теле дәресләрнең база өлешендә укытыла. Без телне өйрәнү кирәклеген билгеләдек, моны яшьләр дә аңлады. Әдәби тел булмаса да, җырларны аңларлык дәрәҗәдә булса да халыкның телне белүе шарт. Күпмедер вакыттан бу кешеләр телне белү, тамырларга кайту кирәклеген аңлар», - диде Елена Чайковская «Татар-информ» хәбәрчесенә.

  • Шор теле төрки телләр төркеменә керә, алар - аз санлы халыклардан. 20221 елны җанисәптә 10,5 мең кеше милләтен шор дип күрсәткән, шуларның 2,9 меңе генә үз телен белүен әйткән. 2010 елгы җанисәптә шорлар саны 2 меңгә күбрәк булган.
  • Шор телендәге беренче әлифба миссионерлар тарафыннан 1885 елда чыгарыла, совет чорында да әлифбалар чыга. Әмма шор теле мәктәпләрдә расписаниегә кертелгән дәрес итеп укытылмый. 1989 елда Новокузнецк дәүләт педагогика институтында шор теле һәм әдәбияты кафедрасы ачыла. Әмма укучылар аз булу сәбәпле, кафедра ябыла. Шор теле Хакасиянең кайбер мәктәпләрендә генә укытыла.

Елена Чайковская әйтүенчә, 94 елда мәктәпләр өчен дәреслек басылган һәм 90 ел азагында кайбер мәктәпләрдә шор теле укытылып ала. Әмма бераздан туктала. Моның сәбәбен Елена Чайковская ике сәбәп белән аңлатты. Беренчедән, дәреслекләр шор телен белгән балалар өчен төзелгән була, вәзгыять үзгәрә - шор телен белмәгән балалар мәктәпләргә килә. Икенчедән, дәүләт стандартлары үзгәрә, федераль исемлеккә кермәгән дәреслек белән мәктәпләрдә укыту тыела, ата-аналарның шор телен «туган тел» дип танулары да кирәк була.

Шор галимнәре һәм җәмәгатьчелек шор телен белмәгән балалар өчен федераль реестрга кергән дәреслекләр әзерләү белән мәшгуль булган. 2020 елда 1-5 класслар өчен шундый дәреслекләр басылып чыккан. Шулай ук ата-аналардан балаларына шор телен укыту өчен ризалык алу өчен аңлату эшләре дә алып барганнар. Шор халкы күпләп яшәгән урыннарда шор телен база өлешенә кертә алганнар.

«Туган тел дәресләре рус теле дәресләренә бирелгән иде. Башта ата-аналарга «туган тел» дип шор телен сайларга кирәклеген аңлаттык. Иң авыры директорларны күндерү булды. Класста берничә генә бала була икән, алар өчен укытучы табу, дәресләрне көйләү кыен. Бу директорлар өстәмә мәшәкать, өстәмә эш, аларның барысы да моны хәл итәсе килми. Шор телен өйрәнү дәүләт сәясәте булырга, туган телне өйрәтүне мәгариф министрлыгы кайгыртырга тиеш», - дигән фикердә Елена Чайковская.

Елена Чайковская бу проблеманың барлык милли халыклар өчен дә уртак булуын әйтте. «Сезнең өчен бу җайлырак, чөнки сез күп. Әмма тырышкан табар, дигәндәй, акрынлап мәдәни чаралар, балалар лагерьлары, роликлар аша телне укыту кирәклеген аңлатабыз. Өлкәннәр дә курслар кирәклеген әйтә.Киләчәктә барлык балаларны да укытып булыр дип уйлыйм», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100