news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемерово өлкәсендәге татар авылына этнографик экспедиция килде

Кемерово өлкәсендәге татар авылына этнографик экспедиция килде
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Кемерово өлкәсендәге татар авылы – Серебряковога Кузбасс дәүләт туган якны өйрәнү музее (Кемерово шәһәре) кунаклары килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр тере тарихны теркәүгә юнәлдерелгән этнографик экспедиция кысаларында узды. Чара Россия халыкларының бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.

Музей хезмәткәрләре төбәктәге татар халкының мәдәни мирасын саклап калуга юнәлдерелгән истәлекләр һәм артефактлар җыю белән шөгыльләнде. Бу эштә шулай ук Кемерово шәһәренең «Дуслык» татар ансамбле җитәкчесе Мансур Саттаров та катнашты.

Серебряково халкы тикшеренүчеләр эшенә актив ярдәм күрсәтте. Алар гаиләләрендә озак еллар саклаган материаллар белән уртаклашты: ата-бабалары турында сөйләделәр, Серебряково исеменең килеп чыгышына бәйле версияләрне җиткерделәр, беренче татар гаиләләренең килеп урнашу тарихын барладылар, борынгы фотолар, документлар һәм гаилә архивларындагы материаллар белән уртаклаштылар, ата-бабаларының традицион көнкүрешен һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра торган әйберләр күрсәттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot