news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемерово өлкәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә узды

Кемерово өлкәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә узды
Фото: tatar-congress.org

Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә туган якны өйрәнүче-тикшеренүче, шәһәрнең «Чулпан» мәчете имам хатыйбы Әнвәр хәзрәт Аиров Ватанны саклаучылар көненә багышланган дәрес үткәргән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр татар телен өйрәнүче хатын-кызлар төркемендә үткәрелгән. Әнвәр хәзрәт Кузбасс каһарманнарының Бөек Ватан сугышында нацизм – фашизмны җиңү өчен үз гомерләрен кызганмыйча кылган батырлыклары турында сөйләгән.

Төркем укучылары күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын ихтирам һәм горурлык белән искә алган, «Моабит дәфтәрләре»нә кергән шигырьләрне укыган.

Чара Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 120 еллыгы кысаларында узды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot