news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемерово өлкәсендә самолет төшкән

Кемерово өлкәсендә Ягуново авылы янында самолет һәлакәткә очраган, дип хәбәр итте төбәк губернаторы Илья Сердюк.

«Ягуново авылы районында авиация һәлакәте булды. Һәлакәт урынына чыктым», - дип язган Сердюк социаль челтәрләрдә.

Аның сүзләренчә, самолет транзит булган. Хәзерге вакытта урында белгечләр эшли. Булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.

«Территория чолгап алынды. Хокук саклау органнары, Кузбасс коткару хезмәтләре, һәлакәтләр медицинасы белгечләре эше өчен штаб җәелдерелгән», - дип сөйләде губернатор.

news_right_1
news_right_2
news_bot