Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кемерово өлкәсендә «Куzбасс, алга!» беренче татар яшьләре форум-интенсивы узды
Кемерово өлкәсенең «Томская Писаница» музей-тыюлыгында «Куzбасс, алга!» беренче татар яшьләре форум-интенсивы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форумны татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясе Кузбасс Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә оештырды. Төбәкнең төрле муниципаль берәмлекләрен тәкъдим итүче яшьләр татар мәдәниятен популярлаштыру мәсьәләләре хакында фикер алышу, заманча онлайн-сервислар һәм кушымталар ярдәмендә татар телен өйрәнү өчен җыелды.
Очрашуда катнашучыларга татар ашлары хакында сөйләделәр, өй токмачы әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Интенсивта катнашучылар телне өйрәнү буенча заманча интернет-платформаларга карата аеруча зур кызыксыну белдерде. Форумнан соң тел өлкәсендәге белем һәм күнекмәләрен үстерү өчен тәкъдим ителгән вариантлардан һичшиксез файдаланачакларын әйттеләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз