news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемерово өлкәсендә Ислам дине тарихына багышланган конференция ачылды

26-28 июнь көннәрендә Кемерово өлкәсендә татар халкы һәм ислам дине белән бәйле мөһим вакыйгалар уза. Бүген «Себер өчен Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуның тарихи әһәмияте» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция ачылды.

ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү илебезнең һәрбер мөселман кешесе өчен мөһим булуы турында сөйләде. «922 ел вакыйгасы Ислам дине хәзерге Россия җирлегендә кабул ителгән беренче дин булуны күрсәтә», диде ул.

Иртәгә Кемерово өлкәсе Хөкүмәте бинасында конференциянең пленар утырышы узачак. Аны Татарстан мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин алып барачак. Камил хәзрәтнең «Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 еллыкны билгеләп үтүнең исламның алдагы үсеше өчен әһәмияте» темасына чыгыш ясавы көтелә.

Конференцияне Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән Россия мөселманнарының Дини җыены, Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Кемерово өлкәсе – Кузбасс хакимияте, Кемерово дәүләт университеты оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100