Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кемерово өлкәсендә балаларны «Нур ислам» мәчетенә экскурсиягә алып бардылар
Кузбасс мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Кемерово өлкәсенең Осинники шәһәрендәге 4 нче мәктәп-интернат тәрбияләнүчеләре чираттагы тапкыр «Нур-Ислам» мәчетендә булды. 5 һәм 7 сыйныф укучылары «Нур-Ислам» мәчетенә дөнья диннәре белән танышу программасы кысаларында килде. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте шулай дип хәбәр итә.
«Мәчет кунакларны һәрвакыт җылы каршы ала. Мәчетнең имам-хатыйбы Азат хәзрәт Шәйдуллин балаларга ислам тарихы, өлкән буынга карата игелекле булу һәм хөрмәтнең мөһимлеге турында сөйләде. Соңрак балалар бинадагы залларда мәчетнең эчке бизәлешен карый алды. Имам белән сөйләшкәндә балалар мәчетнең ничек төзелгәнен, ни өчен керү урынында аяк киемен салырга кирәген белде. Яшүсмерләр ветераннар һәм мәчет вәкилләре белән бик теләп аралашты», диелә хәбәрдә.
Чарада хөрмәтле кунаклар, сугыш һәм хезмәт ветераннары: Фәһзул Минһаҗев, Исгар Хәертдинов, Галимулла Мостафин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз