Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кемерово өлкәсе «Юрга муниципаль округы көне» фестивалендә татарча көрәш турниры була
6 июньдә Кемерово өлкәсе Юрга муниципаль округында зур бәйрәм – Округ көне узачак. Бәйрәм программасында 11 тематик мәйданчык, ике сәхнә, спорт ярышлары, квестлар, викториналар һәм татарча көрәш турниры көтелә. Бәйрәм иртәнге 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Кемерово өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Чараның мәдәни программасы кысаларында өч зур милли мәйданчык эшләячәк. Монда кунаклар халыкларның тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныша алачак.
Спорт сөючеләр өчен аерым мәйданчыклар каралган. Биредә волейбол һәм мини-футбол ярышлары һәм татар милли көрәш турниры узачак.
Моннан тыш, программада кул эшләре һәм сувенирлар ярминкәсе, балалар һәм яшьләр иҗаты фестиваль-конкурсы, квизлар, квестлар һәм уеннар, балалар өчен аттракционнар һәм батутлар каралган.
Бәйрәм фудкортында кунакларга хәләл ризыклар тәкъдим ителәчәк.
Оештыручылар бәйрәмгә гаилә белән килергә чакыра. Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз