Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кемерово өлкәсе татарлары Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Кышкы Сабантуй үткәргән
Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә Халыклар бердәмлеге елына багышланган Кышкы Сабантуй узган. Бу хакта Кемерово өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.
Милли бәйрәмне киң колач белән үткәргәннәр. Катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән булган:
- зурлар һәм балалар өчен кызыклы спорт уеннары һәм ярышлар;
- күңел ачу мәйданчыклары һәм аттракционнар;
- иҗат коллективлары һәм солистлар башкаруында матур музыкаль номерлар.
Бәйрәм өлкә татарларын бер мәйданчыкта җыйды. Катнашучылар гаиләләре белән килде, рәхәтләнеп күңел ачты һәм ялларын актив үткәрде. Кышкы Сабантуйда булган һәркем милли бәйрәмнән уңай тәэсирләр һәм яхшы кәеф белән кайтып китте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз