news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемерово өлкәсе татарлары мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру турында фикер алышты

Кемерово өлкәсе шәһәрләрендәге татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре очрашты. Алар 2022 елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Кузбасс мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, Кемерово өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе буларак, чыгыш ясады. Ул коллективларның татар мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру буенча актив эшчәнлеген билгеләп үтте, төбәктә XXIII Федераль Сабантуйны уздыру мәсьәләләрен искә алды.

Татар коллективлары җитәкчеләре, үз чиратында, узган елдагы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук 2023 елга планнар билгеләде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100