Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кемерово өлкәсе Осинники шәһәре мәчетендә татар теле дәресләре уза башлаган
Кемерово өлкәсе Осинники шәһәренең «Ислам нуры» мәчетендә беренче тапкыр татар теле дәресе оештырылган. Бу хакта Кемерово өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Дәресләрне Осинники шәһәре татар автономиясенә нигез салучы Сәймә Ризванова алып барачак. Аның шәһәрдә татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез: Сәймә Ризванованың тырышлыгы нәтиҗәсендә традицияләр ныгый, ә яшь буын туган телен һәм ата-бабаларыбызның мирасын өйрәнеп үсә, диелә хәбәрдә.
Татар теле курсларын башлап җибәрүнең максатлары:
- татар халкының тел һәм мәдәни үзенчәлеген саклау;
- традицияләрне өлкән буыннан яшьләргә тапшыру;
- шәһәрдә милләтара диалогны һәм үзара аңлашуны ныгыту.
Дәресләр үткәрү өчен мәйданчык итеп сайланган «Ислам нуры» мәчете дини үзәк кенә түгел, ә мәдәни мәгърифәт урынына да әйләнгән. Беренче дәрес үз тамырларын өйрәнергә теләгән яшьләрнең дә, белемнәрен яңартырга теләүче өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп иткән.
Проект шәһәрдә татар теле һәм мәдәнияте яшәсен һәм үссен, үз мирасы белән горурланучы һәм туган телендә сөйләшүче кешеләр саны артсын, дигән максат белән гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз