Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәре музеенда татар мәдәнияте экспозициясе ачылды
Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәренең Туган якны өйрәнү музеенда татар халкы мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә багышланган экспозиция ачылган. Экспозиция «Новокузнецк — бердәмлек территориясе» дип аталган зур күргәзмә проектының дәвамы булып тора. Бу хакта Кемерово өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Музейга килүчеләр июнь азагына кадәр татар халкының милли киемнәрен, көнкүреш әйберләрен һәм дини атрибутикасын күрә алачак. Экспозициянең үзәк элементы буларак Изге Коръән китабы тәкъдим ителгән.
Күргәзмә Новокузнецк шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы белән берлектә әзерләнгән. Музей коллекциясе Гөлсинә Гайнетдинова җитәкчелегендәге «Безнең йорт» татар мәдәнияте музее экспонатлары белән тулыландырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз