Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәре мәчетендә Тукайның 140 еллыгын билгеләп үттеләр
Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә Габдулла Тукай исемендәге татар телен өйрәнү төркемендә шөгыльләнүчеләр бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чара үткәргән. Бу хакта Кемерово өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Бәйрәм барышында Әнвәр хәзрәт татар шагыйренең рухи дөньясы, аның иҗатында дини кыйммәтләр чагылышы турында сөйләгән. Төркемдә шөгыльләнүчеләр бөек әдипнең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыган.
Төркем укытучысы Гөлчәчәк Абдуллина шагыйрьнең әсәрләре нинди телләргә тәрҗемә ителүе һәм Габдулла Тукайны дөньяның кайсы почмакларында яратып укулары турында сөйләгән. Төркем старостасы Фәизә Аширова күренекле шагыйрьнең балачак һәм яшьлек елларына тукталган һәм чарада катнашучылар өчен мавыктыргыч викторина үткәргән.
Бөек Тукаебыз турындагы истәлек һәр татарның йөрәгендә яши һәм яшәячәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз