news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемерово өлкәсе губернаторы Татарстанда яшәүчеләрне Кузбасс Сабантуена чакырды

Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев Татарстанда яшәүчеләрне киләсе елда Кузбасста узачак федераль Сабантуйга чакырды. Бу хакта ул Казан Сабантуенда белдерде.

«Кичә без Рөстәм Нургалиевич белән Ульяновскида булдык, мин анда 2023 елда Кузбасста үткәрү өчен федераль Сабантуйның күчмә кубогын бик теләп кабул иттем», – дип билгеләп үтте Цивилев.

Аның сүзләренчә, ул 2020 елда ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шалтыратып, Кузбасста федераль Сабантуй үткәрүне сораган. «Ул миңа: «Барысы да алдан язылып куелган. 2023 ел гына – мин тәкъдим итә алганның иң яхшысы». Мин әйтәм: «Бик кирәк». Рөстәм Нургалиевич уйларга вакыт сорады», – дип искә төшерде Кемерово өлкәсе губернаторы.

Аның сүзләренчә, соңрак Татарстан Президенты аңа үзе шалтыраткан һәм шахтерлар Сабантуе уздырырга тәкъдим иткән. «Мин әйтәм: «Халыкара шахтерлар Сабантуе». Без килештек һәм узган елны Кузбасста беренче халыкара шахтерлар Сабантуе булды. Ә киләсе елда бездә федераль Сабантуй һәм өченче тапкыр халыкара шахтерлар Сабантуе узачак», – дип өстәде Цивилев.

«Татар-информ» Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Казанда Сабантуй бәйрәмендә катнашуы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100