news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемерово өлкәсе губернаторы Татарстан Рәисен Республика оешу көне белән котлады

Кемерово өлкәсе губернаторы Илья Середюк ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановны һәм барлык татарстанлыларны Республика оешу көне белән котлады. Ул котлавында Татарстанны бай табигый һәм тарихи мираслы үзенчәлекле төбәк дип атады.

«Татарстан үзенең уникаль мәдәнияте һәм борынгы традицияләре белән дан тота. Бу җирдә кунакчыл, хезмәт сөючән кешеләр яши, алар ата-бабаларының рухи кыйммәтләрен саклый һәм буыннан-буынга тапшыра, замандашларының күренекле казанышлары һәм талантлары белән горурлана. Бөек үткәне һәм лаеклы хәзергесе булган республика бүген социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсе буенча алдынгы позициядә тора, ышанычлы рәвештә алга бара, яхшы якка үзгәрә, Россия дәүләтчелегенең ышанычлы таянычы булып кала», – дип билгеләп үтте ул хөкүмәт телеграммасында.

Ул шулай ук Миңнехановка һәм республиканың барлык халкына ныклы сәламәтлек, чәчәк ату һәм яңа казанышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot