news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемерово мөселманнары Татарстан Диния нәзарәте Нигезләмәсен файдаланырга ниятли

Кемерово өлкәсе имамнарының күбесе Россия ислам институтында белем алган.

Кемерово мөселманнары Татарстан Диния нәзарәте Нигезләмәсен файдаланырга ниятли
dumrt.ru

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Бүген нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев белән нәзарәтләр арасында хезмәттәшлек алып бару, Татарстанның дини уку йортлары белән элемтә булдыру, Коръән мәгънәләренең тәрҗемәләрен әзерләү буенча тәҗрибәне өйрәнү хакында сөйләште. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«2019 ел башында Татарстанда „Гыйбадәт кылулар турында Нигезләмә“ кабул ителде. Гакыйдә, фикъһе, никах, мәет озату тәртипләре һ.б. буенча шәригать мәсьәләләрен аңлатып бирүче документка без аеруча зур мохтаҗлык кичерәбез. Анда бик кирәкле әйберләр язылган. Татарстан мөфтияте әзерләгән документ нигезендә без дә бердәм стандартлар булдырырга ниятлибез», — диде Таһир хәзрәт Бикчәнтәев.

Таһир хәзрәт файдалы һәм кирәкле киңәшләр биргәне өчен Татарстан мөфтиятенә һәм Камил хәзрәткә рәхмәтләрен белдерде. «Кәлам Шәрифнең мәгънәви тәрҗемәләрен әзерләү буенча сезнең тарафтан бик зур эш башкарылды. Хәзерге галимнәр тарафыннан мондый хезмәтнең басылып чыгуы барыбыз өчен дә әһәмиятле. Әлеге басманы үзебездә булдыру өчен „Хозур“ нәшриятына заказ бирергә ниятлибез», — диде ул.

Очрашуда Таһир хәзрәт Бикчәнтәев Себердә татар авылында дөньяга килүе һәм, читтә яшәвенә карамастан, туган телне саклау юллары турында сөйләде. Мәчетләрдә татар телен укыту буенча шулай ук Татарстан мөфтияте тәҗрибәсе белән кызыксынуын җиткерде.

Камил хәзрәт кунакка Мөхәммәд Сәгыйд Рамадан Әл-Бутыйның «Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең тормыш юлын аңлау. Тугры хәлифәләр тарихының кыскача бәяны белән» китабын бүләк итте. Әлеге хезмәттә Аллаһ Илчесенең тормыш юлы, аның әдәбе, бөек гамәлләре һәм халыкка Ислам динен ирештергәндә күргән авырлыклары турында мәгълүмат бирелә. Ул Болгар ислам академиясе белән берлектә әзерләнеп, «Хозур» нәшриятында чыкты.

Бүгенге көндә Кемеров өлкәсеннән якынча 25 кеше Казанда, «Мөхәммәдия» һәм РИИ кебек югары дини уку йортларында белем ала. Кемерово өлкәсе имамнарының күбесе РИИның чыгарылыш шәкертләре булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100