Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кемерово мөфтие: Диния нәзарәте һәм милли-мәдәни автономиягә берләшергә вакыт
«Октябрь аенда халык санын алу зур сынау. Бер татарны да югалтырга хакыбыз юк. Халыкка аңлату дин әһелләренең дә бурычы», — диде Таһир хәзрәт Бикчәнтәев.
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Кемерово төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, мөфти Таһир хәзрәт Бикчәнтәев фикеренчә, Диния нәзарәте һәм милли-мәдәни автономиягә берләшергә кирәк.
«100 ел элек халкыбыз динен дә тоткан, мәдәниятен дә саклаган. Ә бүген дин кешесе аерым, мәдәният кешесе аерым. Диния нәзарәте һәм милли-мәдәни автономиясе аерым эшләү вакыты узды дип саныйм. Әйдәгез, бер чәй өстәле артында халкыбызны саклауга бөтен көчебезне бирик», — диде ул «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.
Аның сүзләренчә, каядыр барырга җыенганда, татар имамы табуы кыен. «Милли тормыш һәм дин һәрвакыт бергә үрелеп бара. Октябрь аенда халык санын алу зур сынау. Бер татарны да югалтырга хакыбыз юк. Халыкка аңлату дин әһелләренең дә бурычы», — диде.
Таһир хәзрәт Бикчәнтәев яңа мәчетләр ачылышы турында сөйләде. Кемерово шәһәрендә 2008 елда «Мөнирә» мәчете ачылып, 2009 елда аның нигезендә Диния нәзарәте барлыкка килгән.
«Бүген 23 җирле дини оешма бар. Күбесендә мәчет, намаз уку биналары бар. Узган елда Березовский, Осинники шәһәрендә яңартылган мәчетләр ачылды. Быел Кышлау авылында, Прокопьевск шәһәрендә яңа мәчетләр ачу нияте бар», — диде Кемерово мөфтие.
Ул Урта Азия халкы өчен мәчетләр каршында социаль-мәдәни адаптация үзәкләре булдырылганын, мәчетләрдә дини курслар, татар теле дәресләре узганын әйтте.
«Пандемия вакытында ураза һәм Корбан гаетләре уздырылды. Ел дәвамында балалар һәм хатын-кызлар өчен төрле чаралар уза. Аларда әле 5-6 ел элек кенә җирле татарларның күпчелеге катнашмый иде. Шуңа һәр өлкәдә яши торган татар кешесенә барып җитәр өчен, 2015 елда татар милли-мәдәни автономиясен төзедек», — диде Таһир хәзрәт. Ул быел Кузбасста Шахтерлар Сабан туе татарларны бер мәйданга җыячагын да искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз