news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемерово өлкәсендә Татар мәдәнияте көненә әзерләнәләр

Бәйрәмдә милли ризыклардан авыз итәргә тәкъдим итәчәкләр.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Кемерово өлкәсендә Татар мәдәнияте көне узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

30 ноябрьдә Кемерово шәһәрендә Татар мәдәниятенә багышланган концерт булачак. Программада «Дуслык» халык вокаль-хореография ансамбле (җитәкчесе - Мансур Саттаров) татар халык җырлары һәм биюләрен башкарачак. Бәйрәмдә милли ризыклардан авыз итәргә тәкъдим итәчәкләр.

Чарада шулай ук татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырар, дип көтелә.

Мәдәни чара 30 ноябрь көнне көндезге сәгать уникедә башланып китә, дип хәбәр итә оештыручылар.


news_right_1
news_right_2
news_bot