news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемерово өлкәсендә һәлакәттә өч кеше үлгән

Җиде кеше утырган җиңел автомобиль каршы як полосага чыккан һәм “ГАЗель” йөк машинасы белән “маңгайга-маңгай” бәрелешкән.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Кемерово өлкәсендә һәлакәттә өч кеше үлде, дип хәбәр итә ТАСС.

Фаҗига җирле вакыт буенча кичке җиде тирәсендә Юргинск районында булган.

“Тойота Камри” автомобиле Томск ягына таба хәрәкәт иткән. Билгесез сәбәпләр аркасында җиңел автомобиль каршы як полосага чыккан һәм “ГАЗель” йөк машинасы белән “маңгайга-маңгай” бәрелешкән.

Һәлакәт вакытында япон автомобилендә җиде кеше булган. “Тайота” автомобиленең өч пассажиры үлгән, тагын 4 кеше, шул исәптә 4 яшьлек бала зыян күргән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә озатканнар.

ММЧ мәгълүматлары буенча җиңел машина йөртүчесе һәм пассажирлар исерек булган.

Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot