news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемерово өлкәсендә балалар волейбол командасы утырган автобуска ут капкан

Гадәттән тыш хәл М53 «Байкал» трассасының 213нче чакрымында булган.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Кемерово өлкәсендә балалар волейбол командасы утырган автобуска ут капкан, дип хәбәр итә RT.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, М53 «Байкал» трассасының 213нче чакрымында Ханты-Мансийскидан кайтып килүче автобусның моторына ут капкан. Салонда барлыгы 11 кеше (автобус йөртүче, тугыз бала һәм аларны озата баручы) булган.

Янгынны сүндерү өчен ярдәм чакыртырга туры килмәгән – автобустагылар утны үз көчләре белән сүндергән. Беркем дә зыян күрмәгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot