news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемерово өлкәсендә «Бәлеш көне» уздырганнар

Кунакларга татар халкының милли ризыклары тәкъдим ителгән.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәрендә туган якны өйрәнүче татарлар халыкны татар милли ризыклары белән таныштырган.

Бөтендөнья татар конгрессы язганча, «Бәлеш көне»ндә гөбәдия, бәлеш, эремчек бәлеше, каймак бәлеше, кабартма һәм кыстыбый кебек татар халкының милли ризыклары тәкъдим ителгән.

Бәйрәмдә татар мөнәҗәтләре әйтелгән, татар халкы тарихына кагылышлы уен викторинасы оештырылган. 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә, Әхмәд ибн Фадланның Идел буйлап Болгар дәүләтенә сәяхәтенә кагылышлы сораулар да әзерләгәннәр.

Кунакларга яулык бәйләргә өйрәткән осталык дәресе дә күрсәткәннәр.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot