news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемерово өлкәсендә «Бәлеш көне» оештырганнар

Шулай ук бу көнне яулык бәйләү буенча мастер—класслар үткәрелгән.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетенә йөрүче хатын-кызлар «Бәлеш көне» дип аталган кулинар чара үткәрде.

Конкурска татар милли ризыклары, гөбәдия, бәлеш, королева ватрушкасы, кабартма, кыстыбый һәм башка күп кенә ризыклар тәкъдим ителде, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Дини җыены сайты.

Татар мөнәҗәтләре яңгырады, алып баручылар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү тарихына, Әхмәд ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәтенә багышланган уен викториналары үткәрде, диелә хәбәрдә.

Шулай ук бу көнне яулык бәйләү буенча мастер—класслар үткәрелгән.

Вәгазь белән «Чулпан» мәчете имамы Әнвәр хәзрәт Әширов чыгыш ясаган. Ул ислам дине өйрәтә торган игелеклелек һәм юмартлык сыйфатлары турында сөйләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100