news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемерово өлкәсе Сабан туенда татар милли киемнәре бәйгесе була

21 июльдә Новокузнецкида Алюминщиклар бакчасында Сабан туе була.

Кемерово өлкәсе Сабан туенда татар милли киемнәре бәйгесе була
Рамил Гали

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Кемерово өлкәсендә Сабан туенда татар халкының милли киемнәре һәм ишегалды конкурсы үткәреләчәк. Бу турыда "Кемерово өлкәсе хәбәрләре" яза. 

  • 21 июльдә Новокузнецкида Алюминщиклар бакчасында Сабан туе була. Бәйрәм 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Төп сәхнәдә татар һәм рус коллективлары катнашында бәйрәм концерты була. Тамашада “Артур-Марат” музыкаль дуэты катнашыр дип көтелә. 

Паркта кунаклар өчен күңел ачу һәм уен мәйданыклары оештырылачак. Көрәш ярышлары узачак. Милли киемле курчаклар күргәзмәсе дә оештырылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чарада 2 меңгә якын кеше, шул исәптә Кемерово өлкәсенең башка шәһәрләреннән делегацияләр катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot