news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Кемерово өлкәсе Сабан туенда милли костюм һәм милли утарлар бәйгесе узачак
Моннан тыш милли костюмлы курчаклар күргәзмәсен оештыру планлаштырыла.
Скопировать ссылку
(Казан, 19 июль, "Татар-информ"). 21 июль көнне Кемерово өлкәсе Сабан туенда милли костюм һәм милли утарлар бәйгесе узачак. Бу хакта Новокузнецк татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Милли бәйрәмдә Кемерово өлкәсенең кимендә җиде шәһәреннән татар иҗади коллективлары, Татарстаннан "Артур-Марат" дуэты чыгыш ясар дип көтелә.
Моннан тыш, милли костюмлы курчаклар күргәзмәсен тамаша кылырга, төрле уеннарда катнашырга, спорт ярышларында көч сынашырга мөмкин булачак.
Сабан туенда 2 меңләп кеше катнашыр дип көтелә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot