news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемерово өлкәсе рәсми рәвештә икенче исем - Кузбасс исемен алды

Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Кемерово өлкәсе рәсми рәвештә икенче исеме алды — Кузбасс. Әлеге Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Документ чәршәмбе көнне, 27 мартта, рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Хәзер Кемерово өлкәсе - Кузбасс дип аталган яңа субъект Россия Конституциясенең 65нче маддәсенең 1нче өлешенә кертеләчәк.

2018 елның октябрь башында Кемерово өлкәсенә икенче исем беркетергә һәм аларны юридик яктан тигез итәргә дигән инициатива белән төбәк губернаторы Сергей Цивилев чыгыш ясады. Үз тәкъдимен ул Кузбасс атамасының җирле халык арасында популяр булуы белән дәлилләде.

Бу карарны халык депутатларының өлкә Советы бертавыштан раслады. Шуннан соң үзенең указы белән Конституциягә тиешле үзгәрешләр кертсен өчен дәүләт башлыгына төбәк хакимияте мөрәҗәгать җибәрде.

"Кузбасс” исемен 1842 елда танылган рус геологы Петр Чихачев кертә. Ул беренче булып күмер запасларына бәя биргән, аның күләмен билгеләп карта төзегән. “Кемерово өлкәсе” исеме 1943 елда барлыкка килә. Ул вакытта бөтен күмер бассейны һәм аның тирәсендәге берничә торак пункт Новосибирск өлкәсеннән аерым субъектка бүлеп бирелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100