Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте «Ансар-төньяк» яшьләр форумын үткәрде
Көн дәвамында яшь мөселманнарга мавыктыргыч һәм бай программа тәкъдим ителде.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Кузбасс мөселманнары Диния нәзарәте «Ансар-төньяк» мөселман яшьләре форумын үткәрде.
Чара Юрга районы Зимник авылындагы «Кышлау нуры» мәчете базасында узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көн дәвамында яшь мөселманнарга мавыктыргыч һәм бай программа (мөселманнар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр темасына лекцияләр, «Мөслимквиз» интеллектуаль уены, тирда ату һ.б.) тәкъдим ителде.
Форумда катнашучылар чара барышында җыйган балларны аукционда күңелләренә хуш килгән товарларга сарыф итте. Аларны өч тапкыр ашаттылар.
Чара ахырында Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Таһир хәзрәт Бикчәнтәев чыгыш ясады. Ул форумда актив катнашканнары өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм мөселманнарның Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) туган айга керүен искәртте, яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз