news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемерово халыкара шахтерлар Сабантуе ел саен уздырылырга мөмкин

Быел ул Кузбасста беренче мәртәбә уза.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кемерово халыкара шахтерлар Сабантуе ел саен уздырылырга мөмкин.  Бу хакта Кемерово өлкәсе мөфтие, «Мөнирә» мәчете имам-хатыйбы, Кемерово татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Бикчәнтәев «Татар-информ» хәбәрчеләренә әйтте.

«Бездә мондый бәйрәмнең әле уздырылганы юк иде. Федераль сабантуйны уздырып булмасмы дип берничә ел тырыштык. Ул бездә 2023 елда үтәчәк», — диде ул.

«Үзебезнең милли-мәдәни үзәкне оештырып төрле чаралар үткәрәбез. Фестивальләр оештырабыз, музей ясадык. Чөнки беренчел максатыбыз булганны саклау булса, икенче максатыбыз — үстерү, киңәйтү. Аның өчен кешегә бәйрәмнәр кирәк», - дип дәвам итте Таһир Бикчәнтәев.

Кемерово өлкәсе губернаторы һәм Татарстан Президенты үзара сөйләшеп, Халыкара шахтерлар сабантуе уздырырга килешкән. Бәйрәм Кузбассның 300 еллыгына багышлана.

«Бүген генә губернатор шалтыратып бу бәйрәмне ел саен үткәрик дип әйтте. Ул бер генә булып калмасын иде», - диде Таһир Бикчәнтәев.

Кемерово татарлары моның әһәмиятен Кузбассның төньягындагы татарларны Татарстан белән бәйләү максатында күрә. «Алар күп заманнар элек күчеп килеп, туганлык элемтәләре өзелгән. Бу бәйрәм аларның милли үзаңын да үстерер иде», - дип ышана Кемерово татарларының лидеры.

  • Халыкара шахтерлар сабантуе 26 — 27 июнь көнне Кемерово шәһәрендә үтә. Аны Кемерово өлкәсе һәм Татарстан Хөкүмәте үткәрә.
news_right_1
news_right_2
news_bot