news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемерово Дәүләт төзелеше күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Мәскәүгә качкан булган

Тәнзилия Комкова, Кемеровога кайтартылып, кулга алынган.

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Кемеровода Россия дәүләт төзелеше күзәтчелек федераль хезмәте инспекциясе башлыгы Тәнзилә Комкованы кулга алганнар. Ул тикшерүдән Мәскәүгә качкан булган.  Аны мәҗбүри рәвештә Кемеровога кайтарганнар. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Бүген Кемерово үзәк район суды Россия дәүләт төзелеше күзәтчелек федераль хезмәте инспекциясе башлыгы Тәнзилия Комкованы кулга алган. Ул вазифаи вәкаләтләрен арттырып куллануда гаепләнә.

Тикшерү фаразлары буенча, инспекция башлыгы законсыз рәвештә төзелгән “Зимняя вишня” сәүдә –күңел ачу үзәге бинасын файдалануны туктатуда бернинди чаралар күрмәгән.

Шуның өстенә, шикләнелүче тикшерүдән Мәскәүдә дус кызында качып яткан. Аннан ул Кемеровога мәҗбүри рәвештә кайтартылган.

Суд аны 25 майга кадәр сак астында калдыру карарын чыгарган.

“Татар-информ” бүген, 31 мартта “Зимняя вишня” сәүдә үзәге җитәкчесе кулга алынганлыгын җиткергән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100