Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кечкенә әлмәтлеләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгы акциясен уздырды
Акциянең максаты – шәһәр халкында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы белемнәр туплау һәм балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.
(Әлмәт, 10 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илгизә Курамшина һәм "ЮХК" ГБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина тарафыннан 1 нче балалар бакчасында “Өлкәннәр, миңа юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтегез” дигән акция уздырылды, дип яза җирле басма.
Акциянең максаты – шәһәр халкында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы белемнәр туплау һәм балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.
Балалар бакчасының “Жемчужина” һәм “Волшебники” төркемнәренә йөрүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре тематик плакатлар һәм белешмәлекләр алып үз микрорайоннарына шәһәр халкының игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән акциягә чыктылар. Кечкенә әлмәтлеләргә берсе дә битараф кала алмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз