news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кече Әтнәдә чүплек оясына әверелгән чишмә үзара салым акчасына төзекләндерелә

Чишмә авылның ике як ярын тоташтырачак, бик матур ял паркы да булачак.

 (Әтнә районы, 2 ноябрь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Соңгы вакытта районыбызда төзекләндерү эшләре колач алды. Барысы да референдум нигезендә җыелган үзара салым акчасына төзелә, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.

Татарстанның Кече Әтнә авылында чишмә булачагы билгеле иде, ләкин халык бу дәрәҗәдә үк шәп буладыр дип күзалламагандыр. Әлеге чишмә авылның ике як ярын тоташтырачак, бик матур ял паркы да булачак. Коесы, чишмәсе янәшә буласы, хәер, аларының да бер өлеше эшләнгән. Ә ярдан уңайлы баскычлардан күтәреләсе. Бүгенгә байтак эше башкарылган инде, баскычлар әзер, чишмә урыны бар, тигезләү эшләре бара. Техника да җитәрлек, – Арчадан ук килеп эшлиләр икән. Акчасы булган саен килеп эшлибез инде, диләр алар.

“Яшерен-батырын түгел, элек чүп урыны иде бу. Менә тиздән фотога төшәргә килерләр, су алып, төзүчеләргә рәхмәт укырлар", – ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Мөхәмәдҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100