Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кече Әтнә авылында төзелеш будкасында янгында өч кеше имгәнгән
Төрле дәрәҗәдә пешкән эшчеләрне Әтнә Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Кече Әтнә авылында төзелеш будкасында чыккан янгында юл хезмәткәре булып эшләүче өч кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүген иртән Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Кече Әтнә бистәсендә төзелеш будкасы януы турында хәбәр килде. Янгын аркасында юл ремонтлаучы өч ир-ат зыян күргән», - диелгән министрлык хәбәрендә.
Төрле дәрәҗәдә пешкән ир-атларны Әтнә Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
Белгечләр янгын чыгу сәбәпләрен тикшерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз