news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кече төрдәге хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк

Россия төбәкләренең кече төрдәге хуҗалыклары ала торган ташламалы кредитларга 20 проценттан ким булмаган субсидияләр бирү күз алдында тотыла.

(Казан, 4 март, “Татар-информ”). Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Җамбулат Хатуов 85 төбәкнең авыл хуҗалыгы комплексы җитәкчесе катнашында видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Конференциядә ташламалы кредитларны гамәлгә кую механизмы турында сүз барды. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты хәбәр итә. 

“3 февральдән башлап Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы займ алырга теләүчеләрнең гаризаларын тикшерә. Бүгенгә кече төрдәге хуҗалыкларга 10,1 млрд сум күләмендә кредит бирү мәсьәләсе уңай хәл ителде”, - диде Җамбулат Хатуов.

Киңәшмәдә төп докладны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Игорь Кузин ясады. Аерым алганда, аның чыгышында кече төрдәге хуҗалыклар ала торган ташламалы кредитларга 20 проценттан ким булмаган субсидияләр бирүне күз алдында тоткан яңалыклар турында да сүз барды.

Яңалыкларга бәйле рәвештә, 1 млрд сумнан ким булган инвестицияле ташламалы кредит алучыларга субсидия гомуми кредитның 20 проценты күләмендә билгеләнә; 1 млрд сумнан алып 8 млрд сумга кадәр инвестицияле ташламалы кредит алучыларга дәүләт субсидиясенең күләме – 50 процент, 8 млрд сумнан күбрәк булган кредитларга гомуми субсидиянең 30 проценты күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелә.

Игорь Кузин үз чыгышында шулай ук, аерым төбәкләрдәге хуҗалыкларның субсидиягә ихтыяҗы булмаган очракта, министрлык тарафыннан тотылмаган чыгымнарның Россиянең башка төбәкләренә бүлеп бирелүе турында хәбәр итте.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Җамбулат Хатуов АККОР җитәкчеләренә төбәкләргә бирелә торган ташламалы кредит бүленешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Министрның беренче урынбасары шулай ук җитәкчеләр игътибарына авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтелүгә кагылышлы документлар тутыруның урыннарда тоткарланмаска тиешлеген җиткерде.

Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Новосибирск өлкәсендә булып, ташламалы кредитлар бирү механизмын җайга салу һәм төбәкләрдә кече төрдәге хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә уздырды һәм шулай ук кече төрдәге хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү кирәклеге турында әйтте.

“Иң мөһиме – ихтыяҗы булганнарга, аеруча кече төрдәге хуҗалыкларга, дәүләт ярдәменең үз вакытында барып ирешүен тәэмин итү", - диде министр Александр Ткачев.

Авыл хуҗалыгы комплексларына ташламалы кредитлар бирү һәм “бердәм субсидия” мәсьәләләренә кагылышлы сорауларны тиз арада хәл итү өчен, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан консультация бирү буенча “кайнар” линия оештырган. Тел.: 8 (800) 700 03 80.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100