news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Кече шәһәр театрлары” проектыннан Әтнә төшеп калмасын өчен тырышабыз – Римма Ратникова

Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының авыл җирлегендә урнашкан булу сәбәпле, “Кече шәһәр театрлары” проектына кермәү куркынычы туган.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә дәүләт театрының “Кече шәһәр театрлары” проектыннан төшеп калмавы өчен республика мөмкин булганның барысын да эшләячәк. Кичә Татарстанның кече шәһәр театрлары өчен “Бердәм Россия” партиясе инициативасы буенча федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларны театрларның ничек тотуы буенча кече шәһәрләрендә урнашкан театр коллективлары белән оештырылган җыелышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова шулай дип белдерде.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының авыл җирлегендә урнашкан булу сәбәпле “Кече шәһәр театрлары” проектына кермәү куркынычы барлыгы турында хәбәр килеп ирешкән иде. Театр директоры Ленур Зәйнуллин андый куркынычның булуын, әмма коллективның әлеге проблеманың уңай хәл ителәсенә ышануын җиткерде. “Безнең Мәдәният министрлыгы бу проблеманы хәл итәр дип ышанабыз. Инде акча булу мөмкинлегенә ышанып, спектакль чыгарып та куйган идек. Ул - Аяз Гыйләҗевның “Югалган көн” әсәре. Яңа сезонны шул спектакль белән 30 июньдә ябарга җыенабыз”, - диде директор.

Г.Тукай исемендәге Әтнә театры халкы 300 меңнән артмаган кече шәһәр театрларына биреләсе федераль акчаларга Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” һәм Сәет Шәкүровның “Туган туфрак” спектакльләрен чыгарырга җыена. “Безгә патриотик әсәр булса, яхшырак дип, әйткәннәр иде. Шуңа элегрәк үзебездә куелып, зур уңыш белән барган шушы спектакльне сайладык”, - дип аңлатты Ленур Зәйнуллин. Ул театрның үзенчәлеге, ягъни, “фишкасы” милли драматургия булуын ассызыклады. “Чөнки без, нигездә, Казан арты халкына хезмәт күрсәтә торган гастрольләргә йөрүче театр. Тамашачы үз милли әсәрләребезне яратыбрак карый. Әлбәттә, яшьләр өчен башкарак пландагы әсәрләр дә куясы булыр. Әмма без, нигездә, татар драматургиясе белән эшләячәкбез”, - диде ул. “Кече шәһәр театрлары” проекты буенча планлаштырылган спектакльләрне театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куя.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Әтнә татар дәүләт драма театры мәсьәләсендә Россиянең мәдәният министрлыгына хат язылуын әйтте, проблеманың уңай хәл ителәсенә ышанычын белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100