Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кече Рбишча авылында «Касыйм ханлыгы күләгәләре» китабы тәкъдим ителде
Наил Хөсәинов авыл тамырларын ачыкларга ярдәм иткән авторларга рәхмәт әйтте.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районындагы Кече Рбишча авылының иске мәчетендә авылның 465 еллык юбилее уңаеннан «Касыйм ханлыгы күләгәләре» исемле китап тәкъдим ителде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу идеяне күтәреп чыгучы һәм аны гамәлгә ашыручы Зур Рбишча мәктәбенең тарих укытучысы, төбәкнең җитди рәвештә крайны өйрәнүчесе Әлфия Мөхәммәтҗанова сүзләренчә, авылның барлыкка килүе турындагы риваятьләрнең берсе - Касыйм ханлыгы җирләреннән чыккан кешеләр беренче булып бирегә килеп төпләнгәннәр.
Әлфия Мөхәммәтҗанова җыелган халыкны җылы сәламләде, килгән өчен аларга олы рәхмәтләрен ирештерде һәм китапның авторлары — Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе, китапның авторлары — Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов һәм Рязань өлкәсенең Әҗе авылыннан булган тарихчы-журналист Марат Сәфәров белән таныштырды
Авыл җирлеге башлыгы Наил Хөсәинов та яңа китап һәм аның авторлары белән танышырга килгән милләттәшләрне җылы сәламләде. «Арабызда чал тарихыбызны өйрәнүчеләр булуга мин бик шат. Кече Рбишча халкына килгәндә, аларның хак динебезгә дә һәм үз тарихларына да игътибарлы булуларын, итагатьле тормыш алып баруларын билгеләп үтәр идем. Ә авылыбыз тамырларын ачыкларга ярдәм иткән егетләргә аеруча да рәхмәтлемен», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз