news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кече ракеталы “Великий Устюг” корабы дәүләт сынавын уңышлы үтте

Аны “ Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы” ААҖ төзегән

 (Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). 2014 елның 15 ноябрендә “Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы” ачык акционерлык җәмгыяте төзегән 21631 проектлы өченче кораб дәүләт сынавын уңышлы үтүе турында актка кул куелды.

21631 проектлы кече ракеталы кораблар 2010 елдан “Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы” ачык акционерлык җәмгыяте Россия Хәрби-Диңгез флоты өчен проектлаган “елга-диңгез” класслы күп максатлы кораб, иң заманча ракета, артиллерия, зенит, диверсиягә каршы кораллар, радиотехника үрнәкләре белән шыплап тутырылган, дип белдерә Яшел Үзән җирле газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot