Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кече нефть компанияләренең 100 млн тонна нефть табуы хөрмәтенә Әлмәттә концерт үтте
Ришат Төхфәтуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Марсель Вагыйзов һәм башкалар моңлы тавышлары белән чираттагы тапкыр әсир итте, дип яза җирле басма.
(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). 15 октябрьдә Татарстанның кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть табуларына багышланган тантананың рәсми өлешеннән соң татар эстрадасы җырчылары катнашында концерт булды. Бу хакта "Әлмәт таңнары" газетасы яза.
"Ришат Төхфәтуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Марсель Вагыйзов, Сиринә Зәйнетдинова, Резеда Галимова һәм башкалар моңлы тавышлары белән чираттагы тапкыр әсир итте. Ришат Төхфәтуллинның моңнына хәтта микрофон да түзмәде, сүнеп алды, әмма җырчы микрофонсыз җырлавын дәвам итте. Афәрин!", - дип яза басма.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз