news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе үзмәшгульләр өчен ярдәм чаралары булдырачак

Кредит алган вакытта процентлар компенсациясе һәм ташламалы микрозаймнар кертү күздә тотыла.

Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе үзмәшгульләр өчен ярдәм чаралары булдырачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). 2019 елда Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе үзмәшгульләр өчен ярдәм чаралары булдырачак. Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары — Эшкуарлык һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«209нчы федераль закон буенча үзмәшгульләр кече һәм урта эшкуарлык субъектына карамый. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм күрсәтү» илкүләм проекты кысаларында 2019 елда Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе алдында үзмәшгульләр өчен ярдәм чаралары булдыру бурычы тора», - дип искәртте Сибгатуллин.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә үзмәшгульләр өчен нинди финанс ярдәм кирәклеге, шул исәптән кредит алган вакытта процентлар компенсациясе һәм ташламалы микрозаймнар хакында фикер алышалар. Әмма хәлиткеч карар әлегә кабул ителмәгән, дип билгеләп үтте ТР икътисад министрының беренче урынбасары.

«Хәзерге вакытта үзмәшгульләр өчен финанс ярдәме күрсәтүнең турыдан-туры чаралары юк. Эксперимент елы төгәлләнгәч, мондый чаралар кертү ихтыяҗы турында тиешле нәтиҗәләр чыгарылачак», - дип өстәде ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100