news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кече һәм урта бизнес дәүләт ярдәме алуда активлык күрсәтми

Бу хакта бүген “Ак Барс” үзәгендә узган семинарда җитди сөйләшү булды

Казан, 31 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Инвестиция-венчур фонды, Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет, Татарстанда Кече бизнес лизинг компаниясе, бу өлкәдә эшләүче банклар ел башыннан республика төбәкләрендә кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен семинарлар оештырды. Аларда Татарстанда эшләүче эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме программалары, кече һәм урта бизнесны үстерү тенденцияләре буенча аңлату эшләре алып барыла. Бүген йомгаклау семинары “Ак Барс” үзәгендә Казан эшмәкәрләре өчен уздырылды.
Казан иң күп кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары тупланган шәһәр. Шулай булуга карамастан, бүгенге очрашуга 30 лап кына эшмәкәр килгән иде. Семинар кеше бәлки җыелыр диптер инде, билгеләнгән вакытыннан соңрак башланды. Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов эшмәкәрләр проблемаларын уртага салып сөйләшә торган бу семинарның шундый аз кеше җыюын һич аңларга теләмәде. Аның фикеренчә, мондый күренешнең сәбәбен бары ике төрле аңлатырга мөмкин. Я Казан эшмәкәрләренең проблемалары биредә сөйләп бетермәслек күләмдә күп, яисә аларны бернинди проблема борчымый. Ә инде сөйләшә торгач шул ачыкланды, ил күләмендә, республикада эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме буенча соңгы елларда күптөрле чаралар эшләнсә дә, эшмәкәрләр аны алуда үзләре активлык күрсәтми.
“Узган ел Инвестиция-венчур фонды вәкилләре генә дә аңлату эшләре белән 19 авыл районын йөреп чыкты. Иң актив эшмәкәрләрне барлап чыккан идек. Шуның нәтиҗәсе буларак бу район эшмәкәрләре фонд аша ярдәм чараларын сорар дип уйлаган идек. Узган ел нәтиҗәләре, моның киресен күрсәтте. Бүген кече эшмәкәрләр банклардан кыйммәт булу сәбәпле, кредитлар алуның бик кыен булуыннан зарлана. Фонд бит бу кредитларның процент ставкасының яртысына кадәр компенсацияли. Ләкин районнарда узган шушы 19 очрашу нәтиҗәсендә мондый ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәделәр. Ни өчен кече бизнес фондка килми, ярдәм була торып та, кемгә күрсәтергә белмибез бит”, -ди Айнур Әйделдинов.
Узган ел фонд аша 30 лап кына эшмәкәр ярдәм алган. Аларның икесе бүгенге очрашуга килгән иде. Алар җитештерү өлкәсендә (полимерлар һәм офис җиһазлары җитештерүче кече предприятиеләр) мәшгуль. Инвестиция-венчур фондының 5 ел эшчәнлек дәверендә барлыгы 3 меңгә якын эшмәкәр теге яки бу формада төрле ярдәм программаларыннан файдаланган. “Кече бизнес лизинг компаниясе буенча карасак, шушы дәвердә эшмәкәрләр белән дәүләт ярдәме буенча 1500 ләп килешүләр төзелгән. Килешүләрнең гомуми суммасы 1,5 млрд. сум белән бәяләнә. Эшмәкәрләр, шул рәвешле бизнеслары өчен төп җиһазларны лизинг компаниясе аша алуга ирешкән”,- ди фонд директоры. Аның белдерүенчә, бу инновацияле икътисад булдыру өчен бик аз. Аның белдерүенчә, программа продуктлары тагын да яңарып тора. Ярдәмнең тагын да сизелерлек инструментлары бар. Шул шартларда Айнур Әйделдинов белдерүенчә, бу механизмнарны нәтиҗәле эшләтү юлларын эшмәкәрләрнең үзләре, Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты, Эшмәкәрлекне үстерү буенча ассоциация белән бергәләп уйларга кирәк.
Бүген республикада эшмәкәрләрнең күбесе сәүдә өлкәсендә эшли. Айнур Әйделдинов белдерүенчә, хәзер эшмәкәрлек өлкәсендә сәүдә белән генә алга барып булмый. “Нигездә чит илдә җитештерелгән товар белән сату-алу итеп кенә безнең икътисад инновациялегә әйләнә алмый. Сәүдә өлкәсендә уңышка ирешкән кеше үзен җитештерү өлкәсендә дә сынарга тиеш”, -ди ул.
Эшмәкәрләрнең үзләре арасында да аңлау җитми. Үз эшләрен башлаучылар Инвестиция-венчур фондына ярдәм сорап килә, ә ярдәм ала алмагач, канәгатьсезлек белдерә. Фонд директоры үз эшен башлаучыларга ярдәм формалары белән Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы шөгыльләнүен, ә фондның бизнесын аягына бастырган эшмәкәрләрне үстерү буенча эшләвен тагын бер кат ассызыклады.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100