Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кече һәм урта бизнес белән вазгыять контрольдә - Олег Пелевин
ТР икътисад министры урынбасары депутатның кече һәм урта бизнесның бөлгенлеккә төшүе һәм азык-төлеккә бәяләр арту турындагы сорауларына җавап бирде.
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутат Николай Рыбушкин азык-төлеккә бәяләр арту мәсьәләсен кузгатты. Ул кече һәм урта бизнес белән хәлне аңлатуны сорады. ТР Икътисад министрлыгы вәкиле бәяләр артуга гына түгел, аларның кимүенә дә игътибар итәргә тәкъдим итте.
“Чыгыш ясаучылар сәүдә әйләнеше артуы хакында әйтте. Сәүдә әйләнеше җитештерү хисабына түгел, ә азык-төлеккә бәяләр арту хисабына арта. Икмәктән башлап көн саен бәяләр арта бара. Ялган саннар күрсәтергә кирәкми, төгәл саннарга таянып эшлик"- диде Николай Рыбушкин.
Утырышта Олег Пелевин 2019-2021 елларга Республиканың социаль-икътисади үсеше фаразы белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2019 елда хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше 2018 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 2,4 процентка, 2021 елда 3,3 процентка артачак.
ТР икътисад министры урынбасары әйтүенчә, Икътисад министрлыгының җирле үзидарә органнары, статистика органнары, ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге белән берлектә атна саен товарларга бәяләр мониторингы үткәрә.
“Без сәүдә өлкәсендә шөгыльләнүчеләр белән даими арлашабыз. Һәр товар буенча бәяләрне күзәтеп барабыз. Кайбер товарларга бәяләр сизелерлек кимү күзәтелә. Кызганычка каршы, без бәяләрнең артуын гына сизәбез, ә бәяләр кими башлагач, моны беркем дә сизми”, – дип җавап бирде Пелевин депутатка.
Николай Рыбушкин кече һәм урта бизнеска кагылган мәсьәләне дә әйтте. “Бездә ел саен күпме оешма ачыла, ябыла һәм бөлгенлеккә төшә? Минемчә, кече бизнес ачылуга караганда күбрәк бөлгенлеккә төшә. Тик сез моны әйтергә теләмисез”, – диде ул.
Олег Пелевин кече һәм урта бизнес белән вазгыять контрольдә тотылуын әйтте. "Чыннан да, ябыла торган предприятиеләр бар, Россиянең башка субъектларына яңадан рәсмиләштерелә торган предприятиеләр бар. Без анализ үткәрдек, сәбәпләрен ачыкладык. Министрлыклар, ведомстволар, Дәүләт Советы депутатлары белән тәкъдимнәр һәм чишү юллары әзерләнде, хәзерге вакытта алар карала. Саннарны үзебез язып утырмыйбыз, статистика һәм салым хезмәте саннарына таянабыз", – дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз