news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кече Мәме халкына – Республика көненә бүләк

Авыл халкы өйләренә су кертә алачак

  (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Кайбыч районының Кече Мәме авылы халкы өйләренә су кертә алачак. Бу авылда суүткәргече бөтенләй сузылмаган булган, эчәр суны капка төбенә, ишегалдында үзләре казыган коедан алганнар. Әле шушы көннәрдә генә анда өр-яңа суүткәргече файдалануга тапшырылды. Моны авыл халкы Республика көненә зур бүләк итеп кабул итте.

Халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү максатындагы “Чиста су” программасы нигезендә бу авылны сулы итү эше узган елның августында башланып киткән иде. Көздән скважина бораулап, 4,5 чакрым озынлыгында суүткәргеч сузып калдырганнар. Авыл урамнарында янгын сүндерү машиналары өчен гидрантлар куелган, 50 кубометр сыйдырышлы су башнясына, су тулгач, аны туктату өчен махсус автомат урнаштырганнар.

Гомумән, Кече Мәмегә су кертү өчен 8,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Хәзер кышкы салкыннарга кадәр теләге булган һәркем аны өенә кертә ала, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100