news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Кече литражлы автомобильләр заводында ачык вакансияләр көне узды
Ачык вакансияләр көне нәтиҗәләре буенча 100дән артык чаллылы заводта үз хезмәт эшчәнлекләрен башлый алачак
Скопировать ссылку
(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Кече литражлы автомобильләр заводында ачык вакансияләр көне узды – 17 майда биредә 300 шәһәрле булып китте. Бу көнне алар барысына да автомобиль тармагында иң алдынгы һәм заманча предприятиеләрнең берсендә эшле булу мөмкинлеге бирелде, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.
ачык ишекләр көне кысаларында производство буенча экскурсия оештырылды, аның барышында эшкә дәгъва итүчеләр предприятиедәге хезмәт шартлары белән таныша алды. Экскурсиядән соң һәркем бүлекчә җитәкчеләре белән сөйләшү узды.
Ачык вакансияләр көне нәтиҗәләре буенча 100дән артык кеше заводта эшли башлый ала. Аларның төп өлеше кузовлар буяу цехына малярлар һәм җыю производствосына слесарьлар итеп алынган. Шулай ук комплектовщиклар, кладовщиклар, погрузчик йөртүче һәм эретеп ябыштыру цехы эшчеләре сафлары тулыланачак.
“кече литражлы автомобильләр заводында җитештерелгән "SsangYong" һәм "FIAT" автомобильләренә ихтыяҗ даими артып тора. Бүген базарын канәгатьләндерү өчен без җитештерү күләмнәрен арттырырга тиеш, ә бу хезмәткәрләр санын күбәйтүне күздә тота”, - дип белдерде КАЗ башкаручы директоры Александр Корнейчук. Аның сүзләренә караганда, якындагы ике айда завод эшкә 600 хезмәткәр алырга планлаштыра.
Искәртеп үтәбез, "SsangYong" һәм "FIAT" автомобильләре производствосын киңәйтүгә бәйле рәвештә, төп цехлар һәм ярдәмче хезмәтләргә эшче белгечлелегендәге 600 хезмәткәр кирәк. Ачык вакансияләр көне практикасы узган көз үзен яхшы яктан күрсәткән, ул вакытта заводка 400дән артык кеше эшкә урнашкан. Шуңа күрә хәзер дә персонал җыю өчен шушы уңай тәҗрибәдән файдаланырга уйлаганнар.
Җитештерү процессында мәшгуль белгечләрдән тыш, завод ремонт һәм ярдәмче хезмәтләргә дә өстәмә персонал җыя.
Булачак хезмәткәрләр кирәкле һөнәри күнекмәләрне хезмәт эшчәнлеге алдыннан каралган уку барышында алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot