Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кече литражлы автомобильләр заводы “FIAT” автомобильләре чыгару өчен кадрлар җыя башлый
Кече литражлы автомобильләр заводы “FIAT” автомобильләре чыгару өчен кадрлар җыя башлый
(Чаллы, 18 апрель, “Татар-информ”). “Кече литражлы автомобильләр заводы” ААҖдә “FIAT” автомобильләрен җитештерүгә әзерлек кысаларында яңа эретеп ябыштыру һәм автомобильләр җыю цехлары өчен персонал җыю башланды. Беренче чиратта, заводка “FIAT” автомобильләре кузовларын эретеп ябыштыру цехына эшчеләр кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Кече литражлы автомобильләр заводы матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытта “FIAT” автомобильләрен җитештерүнең тулы циклын оештыру өчен эретеп ябыштыру җиһазларын монтажлау соңгы стадиясенә керде. Кузовларны тоташтыру өчен «FIAT Albea» һәм «FIAT Doblo» өчен ике параллель линия куела. Кузовлар кулдан һәм автоматик режимда тоташтырылачак. Яңа линиянең җитештерү куәтләре елына 36 меңнән артык кузов тәшкил итә.
Кузовлар цехында барлыгы 50 вакансия бар. Цехның яңа хезмәткәрләре Кече литражлы автомобильләр заводының уку үзәгендә курслар узачак. Аларның кайберләре “FIAT” заводларында стажировка үтәр дип көтелә. Кече литражлы автомобильләр заводы “FIAT” автомобильләрен җитештерү өчен склад хуҗалыгы белгечләрен һәм технологларны да җыя.
“FIAT” автомобильләрен җитештерү – Россиядә җиңел автомобильләр базарын яулаудагы чираттагы адымыбыз. 2007 елның беренче кварталы нәтиҗәләре “FIAT” автомобильләрен сатуның рекордлы үсешен күрсәтә. Бу факт тагын бер кат без сайлаган стратегиянең дөреслеген раслый. Без ватандашларыбызга бәясе буенча кулай чит ил автомобильләре җыябыз. Бу безнең хезмәткәрләребезнең квалификациясен күтәрү һәм аларны укытуга зур игътибар бирү нәтиҗәсе”, - дип белдерде “Кече литражлы автомобильләр заводы” ААҖ башкаручы директоры Александр Корнейчук.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз