news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Кече литражлы автомобиль завод"ы 300 меңенче "Ока"сын җыячак

"Кече литражлы автомобиль завод"ы 300 меңенче "Ока"сын җыячак

(Казан, 1 февраль "Татар-информ", Илисә Ганиева). Февральдә "КамАЗ" ААЖнец кече литражлы автомобильләр заводы конвейерыннан 300 меңенче "Ока" төшәчәк. Әлеге көн алдыннан предприятие үзенең 2004 ел эшчәнлегенә йомгак ясады. Узган ел предприятие тарафыннан 41200 "Ока" автомобиле сатылган. Узган ел белән чагыштырганда үсеш 3,4 процент тәшкил иткән.

Узган ел завод ике мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Ноябрьдә 2003 елның мартында кузовларны буяу цехы эшли башлаганнан бирле 50 меңенче автомобиль буялган, ә декабрьдә предприятиенең территориясендә оештырылган цехта 50 меңенче кузов эретеп ябыштырылган. Сүз уңаенда, предприятие 82 төстәге автомобиль чыгара. Кулланучылар күбрәк ак, гранат, океан, яшел төсләрне, ә металл төсләреннән - снежная королева, кристалл, рапсодия, феяны кулай күрә.

2004 елда сатып алучылар заказы буенча "Ока-Экстрим" һәм "Ока-Леди" автомобильләрен җыю башланган. Әлеге уңайлы салонлы, яхшыртылган приборлар панеле, кузов төсендәге көзге һәм "Вираж" рульле кече литражлы автомобильләргә ихтыяҗ зур. Моның белән бергә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган 11071 автомобиль сатылган. Ул гомум сату күләменең 26,6 процентын тәшкил итә.

Предприятие сатуның яңа формаларын үзләштерә. Мисал өчен, узган ел кредит схемасы белән 433 автомобиль сатылган, лизингка - 70, Интернет аша 200 гариза алынган.

"Ока" кече литражлы автомобиле чит ил базарын ныклап яулап ала башлады. Узган ел экспортка 400 автомобиль җибәрелгән. Хәзер Россия "Ока"ларын Казакъстан, Украина, Әзербайҗан, шулай ук Һиндстан, Сирия һәм Германия юлларында күрергә мөмкин.

2005 елда "Кече литражлы автомобиль завод" ААҖ җитештерү күләмен 46 мең автомобильгә кадәр җиткерергә уйлый. 6 меңгә якын машина Мелитополь мотор заводы двигательләре һәм "Норинко" Кытай корпорациясенең көч агрегатлары белән комплектланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100