news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кече Кайбыч авылында авыз ачтыру мәҗлесе узды

Ифтарда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет хезмәткәрләре дә катнашты.

(Кайбыч, 9 июнь,  "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кече Кайбыч мәчетендә узган авыз ачтыру мәҗлесенә дә халык шактый күп килгән иде. Ифтарга чиратлап бәйрәм табыны әзерләү һәм ураза тотучыларны сыйлау гадәте күптәннән яшәп килә. Хәйриячелекнең матур үрнәге бу. Кече Кайбычта мәчеткә йөрүче ир-атлар өчен ифтар үткәрү чыгымнарын Олы Кайбычта яшәүче, нәсел тамырлары Кече Кайбычка барып тоташучы Фәнис Камалиев гаиләсе күтәрде, дип яза җирле басма.

Ифтар алдыннан мәчеткә җыелган утызлап агай намаз укыды. Шунысы сөенечле, өлкән яшьтәгеләр арасында иман юлына баскан яшьләр, балалар да бар иде. Ифтар ашы башланыр алдыннан авыл имамы Мәгъзүм хәзрәт Тимершин сүз алды, вәгазьләр дә сөйләде.

– Хөрмәтле авылдашлар! Ураза аеның санаулы гына көннәре калып бара. Безнең авылда да ифтарны аерым гаиләләр уздыра. Быел да өйләрендә авыз ачтыручылар күп булды. Ходай ризалыгы өчен үткәргән ифтарлары кабул булсын. Камалиевлар гаиләсе башка елларда да дини бәйрәмнәрдә авылдашларыбызны бүгенгедәй мул табыннар артына җыйды. Быел Фәнис әнисенең туган авылы Бакырчыда да авыз ачтырган. Бүген мәчетебезгә тузансуырткыч та бүләк иттеләр. Әлеге изге гамәлләре өчен Эльвира һәм Фәнис Камалиевларга тирән рәхмәтемне белдерәм.

Авыз ачып, ашап-эчкәннән соң, сүз район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирелде.

– Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Барыгызны да изге Рамазан ае белән тәбрик итәм. Тоткан уразаларыгыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын, – диде ул. – Хәзерге вакытта шәһәрләрдә дә, авылларда да мәчетләргә картлар гына түгел, яшьләр дә йөри. Димәк, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләребезнең дәвамчылары бар. Ифтар ашын үткәрүче Камалиевларның тоткан чыгымнары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Изге айда гына түгел, еллар буе бер-беребезне хөрмәт итеп яшик, гайбәтләр сөйләмик, мәчетләргә йөрик, вакытында намазга басыйк, ураза тотыйк.

Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да аның барлык теләкләренә кушылды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100